КАДРЛАР СӘЯСӘТЕ: маршрут төзелде 🛞KAMA TYRES мәктәп укучыларын шина комплексы һөнәрләре дөньясы белән таныштыруны дәвам итә. Бу юлы компания вәкилләре - корпоратив культураны үстерү һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Ольга Прокопьева һәм һөнәри ориентация буенча белгеч Рөстәм Сәлахетдинов 10нчы һәм 16нчы мәктәпләрнең 8-11 сыйныф укучылары белән очрашты. 💬 Алар укучыларга шина комплексы, анда хезмәт куючы һөнәр ияләре һәм мәктәптә укыган елларда ук химия, физика, информатика, математика фәннәре тирән өйрәтелә торган профильле класслар аша профессия юлына кереп китү мөмкинлеге турында сөйләде. 🎯 Маршрутның алдагы тукталышы: урта техник белем бирү яки югары уку йорты. Аннан соң – шина комплексында эш. Шул рәвешле, предприятиеләргә җитештерү процессы белән таныш булган әзер белгечләр килә. Максатлы уку – эш урынына гарантия. Бу хакта җитди уйланучылар инде бар. ❓ Укучыларның соравы күп: укырга ничек керергә, практика узарга, заводта эшләү яшьләргә нәрсә бирә һәм башкалар. Хезмәт хакы, KAMA TYRESның Россия һәм чит илләрдәге көндәшләре, институт тәкъдим иткән программалар белән кызыксындылар. Димәк, укучылар өчен тема актуаль. Рөстәм Сәлахетдинов: - Безнең бурыч – һөнәрләр турында гына сөйләү түгел, ә укучыларга үз юлын аңлы рәвештә сайларга ярдәм итү. KAMA TYRES предприятиеләрендә эшләүнең тотрыклылык, заманча технологияләр һәм үсү өчен реаль мөмкинлекләр булуын аңлатабыз. 📚 KAMA TYRESның һөнәри юнәлеш бирү программасы «МӘКТӘП → НИТ → НХТИ → KAMA TYRES» моделе буенча эшли һәм 2026-2030 елларга исәпләнгән. Димәк, алда – яңа очрашулар, экскурсияләр, мастер-класслар һәм интеллектуаль уеннар. #KAMATYRES #ҺөнәриЮнәлеш #ПредприятиеләрЯшьләре